Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм уңаеннан җәһәт әңгәмә

“Көн дә бер кадак какмасаң”...

Үз хуҗалыгы белән көн күрүчеләр әйбәт белә: ел саен нәрсәнедер яңартмасаң, төзекләндермәсәң, алай гына да түгел, каралты-кураңны даими карап, ремонтлап тормасаң, халыкча әйтсәң, көн саен бер кадак какмасаң,  тараласын көт тә тор. Зуррак масштабта да шулай бу. Безнеке кебек, үткән гасырның сиксән-туксанынчы елларында бөтен социаль объектларын төзеп калган районнар өчен аннан соңгы елларда булган торгынлык-тоткарлыклар үз “эшен эшләде”. Бүген аларның бик күбесе ремонт, заманча бизәлеш, уңайлыклар сорый. Соңгы елларда гамәлгә кергән хөкүмәт программалары ярдәме белән аларның байтагына икенче сулыш өрелде, алар танымаслык булып үзгәрде. Бу эшләр бүген дә дәвам итә. Шушы өлкәдә эшләүче күпсанлы төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз елдан-ел матурлана, төзекләнә. Бу якшәмбедә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура хэм ТКХ бүлеге житэкчесе Илфат Сәгъдиев белән шул уңайдан әңгәмә кордык.

–Илфат Нуруллович, районыбыз төзүчеләре үз бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршылый?

–Иң сөенечлесе: районыбызда төзелеш-ремонт эшләренең туктап торганы юк. Быел без республикада эшләп килүче 25 программада катнашабыз. Тозелеш оешмалары тарафыннан, юллар программаларын да исәпкә алып, ел азагына 900 миллион сумлык капиталь салым эшләре башкарылыр дип планлаштырыла.

–Быел кайларда, нинди төзелешләр алып барыла?

–Иң күләмле эшләрдән: Нөнәгәр урта мәктәбе бинасына капиталь ремонт. Анда күп эшләнде инде. 100 процентка тәмамланган өлешләр байтак, калганнары да 80-85 процент әзерлектә. Мәктәп (аңа балалар бакчасы да кушылды) 1 сентябрьгә балалар кабул итәчәк. Биредә Наил Сафиуллин җитәкләгән “Стройград” ширкәте төзүчеләре эшли.   Бу көнәрдә алар   бистәдәге ике күп катлы йортта капиталь ремонт эшләрен дә тәмамлап килә. Тагын бер бик күптән көтелгән капиталь ремонт – Чепья “Халыклар дуслыгы” музеенда булды. “Водстрой”лылар (җитәкчесе Рифат Закиров) ремонт эшләрен тәмамлап, әйләнә-тирәсен тәртипкә китереп, экспонатларны, мебельләрне урнаштырасы калды. Бу оешма Борнак авылында мәдәният йорты, бистәдәге “Хыял” яшьләр үзәгендә күләмле ремонт эшләре башкара. Нияз Җаббаров җитәкләгән “Строймастер” ширкәте төзүчеләре көче белән Карадуган авыл җирлеге бинасы ремонтланды, Кече Лызи балалар бакчасында бүгенге көндә дә үзгәртеп кору эшләре дәвам итә. Шулай ук Кече Лызидагы спортзалда да реконструкция эшләре башкарыла. Хәниф Бариев җитәкләгән “Мелиоратор” ширкәте исә “Ватан каhарманнарына” паркын яңарту, үзгәртү белән шөгыльләнә. “Стройметиз” ширкәте көче белән   котельныйларда күләмле ремонт эшләре булды, Бөрбашта һәм Кече Лызида су челтәрләренэ ремонт эшлэнелде хэм су башнялары урнаштырылды.Шулай ук, газлаштыру, урамнарны хэм үзәк юлларны яктыру юнәлешендә дә эшләр дәвам итә. Махсус программалар нигезендә Сосна авылында хэм Балтачта универсаль спорт мэйданчыклары ясалды,Сырьяда ФАП төзелә башлады.

–Юллар төзелеш турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

–Быел юл программалары аша да зур кулэмле эшлэр каралган. Нигездэ, аларнын барысын да МДСУ-1 оешмасы башкара. Яңгул хэм Шеңшеңәр авылларында 2,8 км-да, бистәдәге яңа Наратлык урамына 1,7 км-да эшләр төгәлләнде инде. Урта Көшкәт – Субаш юлында, Кили - Нормабаш юлында да эшлэрнен куп олеше башкарылды. Зур Лызи авылынын 2-нче өлешенэ илтуче юл да яңартылып, асфальт салынырга тиеш. Муниципаль юл фонды, вак таш тушэу, асфальт юллар ремонты программалары буенча эшлэр тэмамлану стадиясендэ.  

–Әңгәмәбез бит төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан үткәрелде. Аларга теләкләрегез...

–Билгеле, һәр төзүчене, бу системада эшләп киткән ветераннарыбызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Олы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм матур тормыш телим.

И. Сагдиев фотосы.(Кече Лызи балалар бакчасы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш