Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм узгач организмны ничек тәртипкә китерергә?

Күп ашагач, күп йоклагач, яхшы гына кәеф-сафа коргач, тиз арада үзеңне һәм организмны тәртипкә китерергә кирәк бит. Нишләргә?

Чистарынабыз. Озын яллардан соң хәл алырга мунча, спа-процедуралар, сауна ярдәм итәчәк. Алар организмдагы шлакны чыгара, арганлыкны бетерә, тән тиресен чистарта.

Күп ашалды. Бәйрәмнәр чорында ниләр генә ашамыйбыз! Икенче көнгә ашарлык хәл дә калмый хәтта. Тик ашарга кирәк. Белгечләр әйтүенчә,  ашказаны согы чыгып, аны ярсытачак һәм начар йогынты ясаячак. Әмма теләсә нинди ризык ярамый. Аксымнар организм өчен авыррак булыр, майлар хәмер һәм төрле ризыклар белән сыналган әгъзаларга ярамас. Углеводлар – менә нәрсә кирәк! Белгечләр ботка ашарга киңәш итә. Эчемлекләргә килгәндә, каһвә, исерткеч эчемлекләр, соклар кулланырга ашыкмагыз. Кесәл һәм чәй эчсәгез, хәерле булыр. Күп итеп чиста су эчәргә киңәш ителә.

Хәл җыябыз. Бәйрәмнең соңгы көннәрендә исерткеч эчемлекләрне кулланмау һәм тыныч кына ял итү хәерлерәк. Яллардан соң эшкә чыккач та, үзегездән артыгын таләп итмәгез, шундук таулар күчерергә тотынмагыз (булдыра да алмассыз!). Кемнәр өчендер бәйрәм – стресс. Кайберәүләр өйдә нәрсә белән шөгыльләнергә белми аптырый, ә кайсылары өйдәге мәшәкатьләрдән эшкә караганда да ныграк арый. Бәйрәмнәрне туклыклы, тәмле итеп кенә түгел, файдалы һәм аткив та үткәрергә кирәк икәнен истән чыгармагыз.

Йокыны көйлибез. Эш атнасы башланыр алдыннан яхшылап йокларга кирәк. Тик озын яллар вакытында соң ятып, соң торырга күнегелгәндер шул. Ә хәзер яңадан элеккеге режимга ничек кайтырга? Йокыны көйләргә үлән чәйләре, төрле эфир майлары, кипкән чәчәкләрдән җылы ванна ярдәм итәчәк. Йокыгыз әйбәт булсын дисәгез, саф һавада күбрәк йөрегез.

https://vatantat.ru/2021/01/43335/

 Фото: https://vatantat.ru/2021/01/43335/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы