Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмгә чакыру

Хөрмәтле райондашлар, хәрби диңгез су асты флотында хезмәт иткән һәм итүче моряклар ел да 19 мартта һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Безнең Балтач җирлегендә бик күп егетләребез 1970 елдан башлап, су асты көймәләрендә үзләренең батырлыкларын күрсәтеп, хезмәт иттеләр. Шушы форсаттан файдаланып, мин барлык диңгезчеләрне бәйрәм белән котлыйм. Аларга тазалык-саулык, гаилә тигезлеге, еллар иминлеге теләп калам һәм 19 март көнне иртәнге сәгать 9 да «Ватан сакчылары» һәйкәле янына тантаналы чарага чакырып калам. Чарадан соң “Дулкын” бассейнында атаклы диңгезче, вице-адмирал, райондашыбыз Марс Искәндәров истәлегенә йөзү ярышлары уздырылачак. Җиңүче флотчы командага күчмә кубок тапшырылачак.

Сезне барыгызны да кабат бәйрәм белән котлап, Балтач җирлегенең флот ветераннары советы рәисе Наил Хөснетдинов.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм хәрби диңгез су асты флоты