Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнән басуга

Милли бәйрәмебез - Сабантуйга әзерлек белән беррәттән, авыл халкы бердәм төстә печәнгә төште. Шәхси хуҗалыклар, фермерлар терлекләр өчен кышлык азык запасы кайтара башлады.

Күмәк хуҗалыкларда да кузгалдылар. 2нче июньгә 264 гектарда күпьеллык үләннәр чабылды. «Игенче», «Бөрбаш», «Татарстан» печән хәзерли башладылар. Кызыл юллылар үрнәгендә сенаж сала башлаучылар да бар. Хәзер 20 хуҗалыкның 10ысында үлән басуларында эш кайный. Сөт терлекчелегендә дә артта баручы хуҗалыклар әле һаман нидер көтәләр. Яңгырлар да башланса, үкенергә туры килмәсме? «Уңыш», «Борнак», «Арбор», Тимирязев исемендәге, Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең пошынмавын ничек аңларга.

Савым сыерларының продуктлылыгын арттыруда аларга жмых ашатуның нәтиҗәсе зур. Моны җитәкчеләр, белгечләр үзләре дә инкарь итми. Бу кыйммәтле азыкны рапс орлыгына алыштырып алырга мөмкин. Әмма хуҗалыкларда бу культура пландагыдан аз чәчелгән. «Кызыл юл», «Игенче», «Сосна», «Яңа тормыш», «Алга» аны быел 100әр гектар чәчкәндә, тагын шул «Уңыш», «Борнак», «Арбор», Тукай исемендәге, Тимирязев исемендәге хуҗалыклар бөтенләй чәчмәгән әле.

Районда силос өчен 2нче июньгә 4273 гектар кукуруз чәчелде. Аның алдан чәчелгәненең арасын эшкәртә башларга вакыт. «Дуслык»та, «Якты юл»да бу агротехник чарага керештеләр. «Кама» белән «Активист»та бәрәңге арасын эшкәртергә чыктылар. Әнә шулай, игенчеләргә Сабантуйга басудан килергә туры килә.
Фото: http://www.zara-bug.by/?p=4933

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250