Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнәр имин үтсен

Моның өчен нинди саклык чараларын күрү зарур?

Статистика күрсәтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар саны сизелерлек арта, моңа еш кына кешеләрнең фатирда исерек килеш тәмәке тартуы, үзләре ясаган җылыткычтан файдалануы һәм сыйфатсыз яки хәтта легаль булмаган пиротехника куллануы сәбәпче була. Ә бит болар, асылда, дөрес кулланмаганда бик күп бәлаләр китереп чыгарырга сәләтле шартлаткыч матдәләр. Әйтик, узган елда шәһәрләрнең берсендә “салют”ны дөрес урнаштырмаганнар һәм тулы бер йорт ут астына эләккән: зарядлар өскә түгел, ә як-якка очкан. Могҗиза белән генә беркем дә зыян күрмәгән.

1. Фейерверк өчен хәвеф­сез урын сайлагыз. Бу зур мәйданчык, ихата, сквер яки агачларсыз һәм корылмаларсыз алан булырга мөмкин. 100 метр радиуста янгын хәвефе янаган объектлар, автомашина стоянкалары, гаражлар һәм торак йортлар булырга тиеш түгел. Фейерверк тәрә­зәгә яки форточкага, балконга яки чарлакка очмаслык итеп урнаштырылсын. Һәм, әлбәттә инде, фатирларда, офисларда һәм кеше күп булган урында пиротехниканы кулланырга ярамый.
2. Урамда көчле җил икән, тамашаны кичектереп торыгыз, чөнки куркыныч зонаның күләме 3-4 тапкыр арта;
3. Тамашачылар фейерверк очыру урыныннан 30-50 метр читкә һәм, һичшиксез, җил исмәгән якка китеп торсын;
4. Әгәр фитиль сүнсә яки янып бетсә, ә фейерверк кабынмаса, кимендә 10 минут көтәргә кирәк;
5. Фейерверкларны махсус салоннарда гына сатып алырга кирәк. Беренче чиратта, бу хәвефсез — анда тикшерелгән заводлардан гына продукция китерелә, алар­ның хәвефсезлек сертификаты (булырга тиеш, тикшерегез!), урыс телендә инс­трук­циясе һәм сыйфатлы төр­гәге була. Бу, ким дигәндә, төр­гәкнең сезнең кулда шартламаячагына һәм балаларны имгәтмәячәгенә гарантия. Мон­нан тыш, махсуслаштырылган кибетләрдә теге яки бу җыелманың ничек эшләячәге турында видео карарга була. Сайлаганда шартлау вакытына, ничек шартлавына һәм залплар санына игътибар итегез.

Нинди генә салют сайласагыз да, хәвефсезлек техникасын үтәү мөһим. Фейерверкны, һичшиксез, ян-яктан яндыру зарур, аның өстендә иелмәскә — иң яхшысы янәшәсенә чүгәләргә кирәк. Әгәр фейерверк янып китмәгән икән, аны селкетергә, эчен карарга яки аның өстендә иелергә катгый тыела: эчендә пыскучы фитиль булырга мөмкин!

Зинһар өчен, пиротехниканы балаларга бирмәгез. Сыйфатлы продукцияне дә, арзанын да, бигрәк тә урамда яшерен рәвештә сатыла торган петардаларны.

Петарда — ул бик яман нәрсә — бернинди матурлыгы юк, коточкыч шартлау тавышы гына чыгара. Ә күпме балаларның бармакларын өзделәр, күпмесенең күзләрен чыгардылар, урамда күпме кешене куркыттылар. Берничә ел элек шундый коточкыч очрак теркәлде: ниндидер юләрләр петарда ыргыт­кан һәм ул сабый яткан коляскага эләккән. Могҗиза белән генә фаҗига булмый калган. Ә бит барысы да бик күңелсез тәмамлана ала иде.

Кулланылган пиротехниканы нишләтергә?

* Фейерверкны суга маныгыз, хәтта шартламаганын да (ул күпмедер вакыттан соң эшләп китә һәм имгәтә ала). Аны сулы чиләккә салып, 15 минутка, ә иң яхшысы төнгә шунда калдырыгыз.
* Фейерверкның запалын тартып чыгарыгыз. Сак бу­лы­гыз, төсле шартлау булдыру өчен кулланылучы кушылмаларда һаваны гына түгел, суны да пычратучы металл бар.
* Фейерверк шартлаганнан соң барлык чүп-чарны җые­­гыз, юеш фейерверкны берничә пакетка салыгыз.
* Фейерверкларны эшкәртергә ярамый! Аны көнкү­реш чүп-чары кебек үтилләштерегез.
* Әгәр сез фейерверкны чүп-чарга ташларга те­ләмисез икән, урындагы янгын часте белән элемтәгә керегез. Кайбер янгын частьлары сезнең фейерверкны тиешенчә үтилләштерү өчен алырга мөмкин, бигрәк тә әгәр дә ул файдаланылмаган булса.

Әгәр тәнең пешсә?

  • Фейерверкны очырган вакытта пешсәгез, пешкән урын янына (үзенә түгел) кар яки салкын су тутырылган, киҗе-мамык тукымага төрелгән пластик шешә куегыз.
  • Күзләрегез пешкән икән, аларны салкын су белән юыгыз; әгәр сулыш юллары каза күрсә, тәннең өске өлеше күтәрелеп торырылык итеп ятарга (яки зыян күрүчене яткырырга), һәм ашыгыч ярдәм килгәнче сулышны күзәтеп торырга кирәк.
  • Кайчагында шулай да була: күзгә күренгән зыян юк, ә петардадан зыян күргән кеше үзен начар хис итә. Бәлки, ул контузия алгандыр: зыян күрүчене яткырыгыз һәм табиблар килгәнче бер генә минутка да калдырмагыз.
  • Теләсә нинди гадәттән тыш хәл очрагында да кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз. Хәтта сим-картагыз, исәбегездә акча булмаса да, телефонның блокировкаланган клавиатурасы белән дә шалтыратырга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

 

Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек