Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнәрдә... Кайда, ничек эшлиләр?

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – ял һәм бәйрәм көннәре дип игълан ителде.

Күпләр өчен Яңа ел каникуллары 30 декабрьдә үк (якшәмбе) башланачак, чөнки 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итеп, 31декабрьнең эш көне 29 декабрьгә (шимбә көне) күчерелә. 6 көн эшләүче оешма-предприятиеләр исә 31 декабрь көнне дә эшли.

«Универмаг» сәүдә үзәге 31 декабрьдә гадәти режимда эшли. 1, 2 гыйнвар – ял көннәре. 3 гыйнвардан исә кабат гадәти режимда эшли башлаячак.

«Сбербанк» – 4 гыйнварда 9.00-13.00 кадәр эшли.

«Россельхозбанк», «Ак барс» банкы – 9 гыйнвардан эшли.

Балтач үзәк хастаханәсе, Чепья, Яңгул участок хастаханәләре, Кариле амбулаторлык пункты 31 декабрь, 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 12.00 сәгатькә кадәр, ә 9 гыйнвардан гадәти режимда эшли.

Почта бүлекчәләре 31 декабрь көнне 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 3,5 гыйнвар көннәрендә 9.00-14.00, 8ендә 8.00-15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 9 гыйнвардан исә почта бүлекчәләре гадәти режимда эшли башлый.

Кибетләр исә 31 декабрьдә кичке сәгатьләргә кадәр эшләячәк, ә 1 гыйнварда эш сәгате иртәнге 10-11дән башлана.

Норма-Лызи маршрут автобусы 9 гыйнварда гына йөри башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш графигы