Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмнәрен яңа тәҗрибә сынап каршылыйлар

21 ноябрь Россия салым органнары хезмәткәрләре көне.

Шушы уңай белән без 10нчы районара Саба салым хезмәте инспекциясенең Балтачтагы участогы начальнигы Руфинә ГЫЙЛӘҖЕВАга мөрәҗәгать иттек.
- Бер генә елны да бу бәйрәмебезгә үзебезнең участокка җиткерелгән планны үтәмичә килгән юк. Безнең эш барыннан да бигрәк җирле бюджетта зур чагылыш таба. Төрле салымнарны вакытында җыеп, түләттереп район бюджетын тулыландыруга саллы өлеш кертәбез.
- Салымнар түләмәс өчен керемнәрен кечерәйтеп күрсәтүчеләр, хезмәт хакларын конверт белән бирүчеләр күп дип сөйли халык.
- Безнең районда бу мәсьәлә алай ук кискен тормый. Салым түләүдән явызларча качып йөрүчеләр юк. Булган очракларда җитәкчелек, бухгалтерия хезмәткәрләре белән аңлашабыз. Бит һәр төрле салымга киткән акчалар берсе дә юк-барга исраф ителми. Халык өчен, халыкның яшәешен яхшырту өчен тотыла.
Конверт белән бирмичә, хезмәт хакының тиешле өлешен Пенсия фондына күчереп ачык итеп бирү дә кешенең үзе өчен, киләчәге өчен кирәк. Әйбәт хезмәт хакы белән пенсия дә югары билгеләнәчәк. Җир өчен, транспорт өчен салымнардан кергән акча да... барысы да районның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә тотыла.
- Руфинә Зыятдиновна, кайберәүләр тиешле документлар рәсмиләштерүнең катлаулылыгын сәбәп итеп, салым түләүдән ирексездән качалар.
- Эшеңне рәсмиләштерү, салым органына теркәлү буенча соңгы елларда хәл бермә-бер җи ңеләйде. Безнең сайтта төрле ярдәмлекләр күп. Документларны интернет аша гына да тутырып юллап була. Менә хәзер Татарстанда контроль-касса техникасын куллану буенча яңа технологияне сынау башланды.
- Аның тәртибе ничек?
- Касса аппаратына программа һәм сатулар турындагы бөтен мәгълүмат интернет аша салым органнарына тапшырыла.
- Моның эшкуарларга, дәүләткә нинди файдасы бар.
- Процесста катнашучыларның барысы өчен дә файдалы бу. Эшкуар ел саен контроль-касса тасмасын салым органында теркәү өчен өстәмә чыгым, мәшәкатьтән котыла, кассаларга техник хезмәт күрсәтергә кирәкми. Зур сәүдә үзәге җитәкчеләре кибетләрдәге акча әйләнешен көндәлек контрольдә тота алалар. Дәүләт өчен бу законсыз эшкуарлыкны чикләү, бюджетка өстәмә акча кертү дигән сүз.
Киләчәктә кәгазь акча чеклары электронлыга алыштырылачак. 2015 елның 1 гыйнварыннан салым түләүченең сату һәм сатып алу китабында күрсәтелгән НДС буенча мәгълүматлар да салым декларациясенә кертеләчәк. Әлеге эксперимент турында бу кечкенә генә мәкаләдә барысын да аңлатып бирү мөмкин түгел. Бу тәҗрибәдә катнашырга теләүчеләр салым органына 88436223459 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
- Тагын бер сорау. Бу эшкуарлар өчен мәҗбүриме?
- Салым декларациясендә НДС буенча мәгълүматлар күләме арткан һәм аны тутыруда үзгәрешләр кертелү көтелгәндә бу тәҗрибәдән читтә калмаска киңәш итәр идек. Якын елларда барыбер барлык эшкуарлар да контроль касса аппаратларын куллануның яңа тәртибенә күчәчәк.
- Рәхмәт Сезгә. Әңгәмәбезне тәмамлап, Сезнең һәркайсыгызны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Көннәр имин, эшләрегез уң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250