Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйсез этләр чүп актара

Капка төбебездә 10-15ләп эт утыра, барысының да муенында муенчаклары бар, димәк хуҗалары да бар дигән сүз. Бәйсез этләргә каршы ничек көрәшеп була икән?

Безнең Кариле авылында алар күпме кешене куркытты инде. Иртән фермага эшкә баручыларның каршыларына чыгып та куркыталар, мәктәп укучыларына да тынгылык юк. Район җитәкчеләре безне ишетсен, берәр аянычлы хәл булганчы, әлеге проблеманы хәл итсеннәр иде, дип хәбәргә чыкты Миңзифа Кәримова.

Шушындый ук шалтыратуны Балтачтан да кабул итеп алдык. Исем-фамилиясен әйтергә теләмәгән бер апа бәйсез этләрнең чүп актаруын, таратып бетерүен әйтеп зарын җиткерде. Чүп җыючыларга дип әзерләп куйган чүпне алар килеп алып киткәнче саклап торырга мәҗбүрбез, дип хәбәр итте ул.
Фото: ptzgovorit.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250