Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бюджет оешмалары хезмәткәрләренә санатория-курортларга юлламалар бирү тәртибе үзгәрде

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, яшьләр һәм спорт оешмалары хезмәткәрләренә санатория-курортларга юлламалар тармак профсоюзлары аша бирелә иде. 2015нче елдан башлап бу функция социаль яклау органнарына беркетелде.

Юлламага кеше үзе түли торган бәяләр дүрт группа буенча билгеләнә. 1нче группада хезмәткәр гаиләсендә бер кешегә керем уртача яшәү мининумыннан 250 процентка кадәр булганда юллама бәясенең 10 процентын түли, 2нче гуппада 250-300 процентка кадәр - 25, 3нче группада 300-400 процентка кадәр - 40, 4нче группада яшәү мининумыннан 400-500 процентка кадәр булганда юлламаның 60 процентын түли. Санаториягә барырга уйласагыз, үзегезнең башлангыч профсоюз оешмасына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- гариза;

- авыруның коды күрсә-телгән № 070/у-04 формасы буенча юллама алу өчен белешмә(бирелгәннән соң 6 айга кадәр дөрес);

- гариза биргән ай алдындагы үткән соңгы өч айда һәр гаилә членына керемне раслаучы документ.

Боларны профсоюз оешмасы җитәкчесе социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә тапшыра. Белешмәләр өчен телефон: 2-40-60.
Фото: http://www.poltava-crimea.ru/price-putevka-v-crym-2015/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250