Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өч көндә өч җиңү яулаган танышым

Өлкәннәр ункөнлегендә чәй табыннары, бүләкләр өләшүләр белән беррәттән өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары, конкурслар да оештырылды һәм болар турында төрле мәгълүмат чараларында киң яктыртылды.

Шунысы игьтибарны җәлеп итте, аларның барысында да диярлек танышым - Балтачтан хәбәрчебез Вагыйз Таҗиев катнаша. Ничек шулай активлашып киттең әле дип кызыксынып өенә бардым. Күңелләр яшәреп кайта, андый ярышлардан алып кайткан бүләкләре дә бер истәлек булып кала, ди ул.
8 октябрьдә Балтач спорткомплексында авыл җирлекләре арасында алты төрдән торган спорт ярышларында пневматик мылтыктан ату буенча Вагыйз Таҗиев өченче урын өчен бүләкләнә, бу җиңү ул торган команда составына беренче урынга чыгарга ярдәм итә.
9 октябрьдә шәҗәрәләр конкурсында ул эшләгән эш Бөтендөнья Татар Конгрессы Рәхмәт хатына лаек була.
10 октябрьдә социаль яклау бүлегендә өлкәннәр арасында оештырылган рәсемнәр конкурсында да җиңү яулый. Шулай итеп өч көндә өч җиңү яулап, өч таныклыкка, медальгә һәм бүләкләргә лаек була. Танышымны шул бүләкләре һәм конкурста җиңү яулаган рәсемнәре янында фотога төшереп алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250