Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чаңгы сатып алганда бу киңәшләрне исегездә тотыгыз.

Чаңгыны буйга карап дөрес сайлап алу өчен, аны үзең белән янәшә куялар да кулны күтәреп карыйлар. Бармаклар чаңгының очына кадәр җитәргә тиеш, шул чакта аның озынлыгы яраклы була.

Һич югында чаңгының бераз гына кыска да булуы мөһим, ләкин ул күтәрелгән кулның уч төбе уртасыннан кыска булмаска тиеш. Моның әһәмияте бик зур - артык озын чаңгыны идәрә итү кыен, ә кыскасы начар шуа. Чаңгыны балаларның үсүенә исәп тотып алырга ярамый: андый чаңгыда да йөрү кыен була. Бу ялның ямен җибәрергә һәм чаңгыда йөрүдән күңелне кайтарырга мөмкин, диләр бу спорт төре белән мавыгучылар.
Чаңгы таякларының озынлыгы да бик мөһим: таякларның өске башы култык астына туры килсә, дөрес дип санала. Таяктагы элмәккә бияләйле кул иркен сыярга тиеш. Сатып алганда боҗрасының яхшы беркетелүен тикшерергә кирәк.
Фото: http://www.gearshout.net/kak-pravilno-vyibrat-lyizhi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250