Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чакырылыш башланды

Россия Федерациясе территориясендә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Коронавирус инфекциясе хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар арасында таралмасын өчен Балтач хәрби комиссариатында барлык профилактик чаралар үткәрелә. Хәзерге эпидемиологик вәзгыятьне күзәтү һәм короновирус инфекциясен кертмәү, таратмау өчен эшләнгән көчләр һәм чараларны координацияләу өчен Балтач хәрби комиссариатында хәрби комиссар боерыгы белән оператив һәм дезинфекцияләү төркеме булдырылды.

2021 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткә әзерләнүче егетләрнен медицина ягыннан тикшерү башланды. Хәрби комиссариатта үткәрелә торган барлык чаралар да тиешле саклану чаралары нигезендә алып барыла: гражданнарны контактсыз термометрия белән үткәрү, шәхси саклагыч жайланмалар куллану (битлекләр, перчаткалар), социаль дистанцияне 1,5 метр саклау .

Хәрби комиссариатта дезинфекция көн саен иртән һәм эш көне ахырында Балтач үзәк район хастаханәсе, һәм атнага 2 тапкыр Балтач муниципаль район хуҗалык-эксплуатация хезмәте белән килешү нигезендә оештырыла. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле эшләрне контрольдә тоту, шулай ук хәрби теркәлү өчен килгән, хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны контрольдә тоту, хәрби комиссар, Балтач үзәк район хастаханәсе табиблары, фельдшер белән берлектә үткәрелә.

Васил Вәлиев,
хәрби комиссар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия Көзге чакырылыш