Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Чаллы ите”н хәләл дип аша син менә...

Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Бу хакта комитетның рәсми сайты хәбәр итә.

Дуңгыз продукциясе “Пятерочка” сәүдә челтәрләрендә сатылган.Татарстанның хәләл стандарт комитеты хәбәреннән аңлашылганча, предприятиедә узган тикшерү нәтиҗәсендә дуңгыз ите продукциясен "хәләл" тамга белән маркировкалауга юл куйган хезмәткәрләргә карата чаралар күрелгән.

Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән.


татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе