Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чаллыда табиб эшкә барырга чыккан җиреннән вафат була

Атна башында Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе табибы Альберт Польдвей эшкә барганда вафат булган. 59 яшьлек ир-ат 1992 елдан башлап клиникада табиб-терапевт булып эшләгән.

Альберт Польдвей иртән эшкә барырга чыга һәм автобус тукталышында аңын югалта. «Ашыгыч ярдәм» машинасы медикка ярдәм итәргә өлгерми калган. «5нче номерлы шәһәр хастаханәсе коллективы безнең хезмәттәшебез, табиб-терапевт Польдвей Альберт Витальевич вакытсыз вафат булу сәбәпле тирән кайгыда. Менә дигән белгеч иде ул. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр пациентка, вакыт белән исәпләшмичә, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган искиткеч кеше иде», — дип хәбәр иттеләр Альберт Польдвейның хезмәттәшләре.. Алар мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Tatar Today

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар