Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чаллыда янгын чыккан ресторан янындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Янгын сүндерүдә 62 кеше һәм 16 берәмлек техника катнашкан.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда янгын чыккан «Арарат» рестораны янындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Янгын сүндерүчеләр 600 кв.метр мәйдандагы бина түбәсеннән куе кара төтен чыгуын хәбәр иттеләр. Урыны белән ачык ут чыганаклары күзәтелгән. Хәзер якындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуациялиләр», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 17.00 сәгатьтә Чаллы үзәгендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип язган иде. Сөембикә проспектында буш торган ресторан бинасында янгын чыккан.

Янгын сүндерүдә министрлыкның 62 хезмәткәре һәм 16 берәмлек техника катнашкан.

Фото: соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын