Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чаллыга бара торган күпер аша чыкканда йөк машинасы Нократ елгасы төбенә киткән (видео)

Авыр йөк машинасы - фураның күпердән мәтәлеп төшүе турындагы хәбәрнең дөреслеген Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслаган.

Нинди машина, каян килгән, кем зыян күргән, рүль артында кем булган, кабинада пассажирлар булганмы - болар турында хәзергә ачыклык юк.

Беренчел фаразлар буенча, су астына "Скания" маркалы йөк машинасы киткән булырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенә бу хәбәр кичке сәгать 5тән соң керә.
Юлның бозлы булуы аркасында йөк машинасы суга 30 метр биеклектән мәтәлеп төшкән һәм ярдан 400 метр ераклыкта баткан. Ул урында су тирәнлеге 4 метр диелә. Баткан урыны билгеле, йөк машинасы күренеп тора. Тәгәрмәчләренең бер өлеше су өстенә чыгып калган, диелә.

Коткаручылар эшли, һәлакәт урынына водолазлар да чакыртылган. Беренчел фаразлар буенча йөртүче үзе генә булган һәм аның машинасыннан чыга алмый калу ихтималы зур.

Фото, видео: http://prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250