Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чапшар әниләре - фәрештә (+фото)

Чапшар авылында әниләр көне уңаеннан бик матур чара узган.

"Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә ӘНИЛӘР! Әниләрне хөрмәтләсәк, тыныч булыр ил-көннәр!" дип яза шагыйрь. Кадерле әниләребезгә хөрмәт йөзеннән, 1 декабрь көнне без дә “Җирдәге фәрештәм – ӘНИЕМ ул син генә!” дип исемләнгән бик зур бәйрәм концерты оештырдык. Авылыбыз сандугачлары Марс Хаҗиев, Гөлфирә Маннанова, Салиха Гаязоваларның моңлы җырлары халык күңеленә бик хуш килде. Яшьләрнең оста итеп уйнаган скетчларыннан бөтен халык егыла-егыла көлде. Кызларның дәртле биюләренә сокланып туя алмадылар. Күпбалалы яшь әниләрне сәхнә түренә чакырып уеннар уйнатып, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Бик күңелле истә калырлык бәйрәм киче булды", дип хәбәр итә Чапшар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне