Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чапшарда гөрләтеп чабата биеделәр. Кемнәр? (+фото)

16 февраль көнне, Чапшар авылында зур бәйрәм чарасы узды. Әлеге чараның төп сәбәпчесе – Чапшар авылының данын үзләренең тырышлыклары, җыр-моңнары белән еракларга тараткан Гаязовлар гаиләсе, аларның әтиләре Гаязов Гәрәфетдин абый! Исән булса аңа 17 февраль көнне 85 яшь тулган булыр иде! 

Мөнирә апа белән Гарәфи абый гаиләсенең шөһрәте республикабыздан  еракларга билгеле. Алар һәрберсе тырыш, хезмәт сөючән, үз эшенең остасы, бию-җыр остасы, музыкант, үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнаучы, күркәм шәхес. Алар Гәрәфетдин абый белән Мәскәү һәм Санкт-Петербургның, Төркиянең күп шәһәрләренең тамашачыларын сөендерделәр. Аларның чыгышын Мәскәү телевидениесе күрсәтте. 
Гарәфи абый атаклы музыкант-гармунчы, шофер-механизатор, оста столяр, балта остасы иде. Күп мәртәбәләр Казанда гармунчылар фестивальләрендә катнашып лауреат була. «Мондый талантлы кешеләр сирәк туа», – дип искә ала хәзер дә Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин. 
Ә менә олылар арасында еракка йөгерү буенча күп мәртәбәләр дөнья чемпионы, гармунчы Әхмәт ага Сираҗиев: «Гарәфи дусның гармунда уйнаган язмаларын магнитофоннан яратып тыңлыйм, өйрәнәм, сагынам», – ди. 
Әйе, кем генә сагынмый икән Гәрәфетдин абыйның өздереп уйнаган тальян тавышларын. Бәйрәм вакытларында, бигрәк тә сабан туйларында авылыбыз урамнары тальян моңнарыннан шаулап тора иде. Һәм инде элек-электән Гаязовлар гаиләсе тирә-юньне үзләренең чабата биюләре белән дан тотып бүгенге көндә дә гаилә символы буларак саклыйлар. Әлеге бәйрәм чарасында да алар әтиләре тальянда уйнаган аудиоязмага гөрләтеп биеделәр. 
Чараның төп өлеше – туплы хоккей турнирында Чапшар, Пүскән, Салавыч авылының 5-8 класс малайлары көч сынашты. Гаязовлар нәселе әтиләрен искә алып моңлы җырлар башкардылар, авыл халкын тәмле пылау, уха, коймак белән самовар чәе эчертеп сөендерделәр. Мансур абыйның һәрвакыттагыча искиткеч матур бизәлгән аты бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Авыл һәм шәһәрдән кайткан кунакка кайткан балалар өчен атка утырып авыл әйләнү зур шатлык булды. Халык көне буе җырлап-биеп күңелле бәйрәм итте. Соңыннан Гәрәфетдин абыйның төп йортта, әниләре Мөнирә апа белән гомер кичерүче Гаязов Шәүкәт абый турнирда катнашкан командаларга һәм иң матур уен күрсәткән уенчыларга әтисенең истәлеге итеп зур бүләкләр тапшырды.

Гүзәлия Вәлиева

Чапшар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев