Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чаралар билгеләнде

Тукай исемендәге хуҗалыкта еллык хисап җыелышына халык күп килгән иде.

Күптән түгел генә сайланган рәис Рамил Мөхәммәтгалиевның отчетын тыңлап, аның киләчәккә алган ниятләрен, ниндирәк җитәкче икәнен яхшырак беләсе килүләре дә җәлеп иткәндер. Белгечләрнең дә чыгышларын тыңлаганнан соң хуҗалыкта игенчелекне тагын да алга җибәрердәй, ит-сөт җитештерүне арттырырдай база булуы билгеләнеп, аны тагын да ныгыта барып хуҗалыкның икътисадын хәлен яхшырту буенча чаралар билгеләнде. Авылларда яшәүчеләрнең социаль-көнкүрешен яхшырту проблемалары күтәрелеп, аларны хәл итү юллары күрсәтелде. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашты һәм чыгыш ясап комитетның киләчәккә планнары белән таныштырды, хуҗалыкның еллык хисабына үз фикерләрен белдерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән вәкил булып килгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты җитәкчесе Рәфыйк Гарифуллин бу оешманың эшчәнлеге Һәм анда әгъза булып торуның өстенлекләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250