Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чайкала сарымсак кырлары

Гадәттә, “Чайкала иген кырлары”, дип җырлыйбыз, әле вакыты да ул түгел, дияр күпләрегез.

Нөнәгәр авылында чайкалып утыручы сарымсакларны күргәч телемә дә, күңелемә дә килгән беренче уй һәм җөмлә булды бу. Нигездә, һәр хуҗалык артында урнашкан җир кишәрлегендә бәрәңге, инде һич юк дигәндә печән җире була. Ә менә уңган-булганлыгы, тәртипне яратуы һәм башкалардан нәкъ менә пөхтәлеге белән аерылып торучы Фәрит Закирҗанов бакча тутырып сарымсак үстерә.

Ямьле язның кояшлы көнендә акрын гына искән җилгә чайкалып утыручы бу сарымсак кырына озак сокланып тордым. Матурлыгына да, куйган һәм башкарган хезмәтләренә дә. Буш урында гына байлык та, муллык та барлыкка килми шул, тырышлык кына уңыш китерә.
 

erid: 2VtzqwTSgT9

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык

erid: 2VtzqwTSgT9