Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәчең коелмасын, дисәң...

Язгы авитаминоз вакытында аларга аеруча тәрбия кирәк.

Чәчләр - тышкы кыяфәтнең мөһим бер өлеше, шуңа да аларны дөрес тәрбияләү үзен тулысынча аклый. Сәламәт чәч йомшак, сыгылмалы, матур булып, табигый елкылдап торырга тиеш. Чәчнең яхшы үсүе өчен аны төрлечә яткыру, прическаны үзгәртеп тору файдалы. Аның очларын, бигрәк тә ярыла башласа, вакыт-вакыт кисеп торырга кирәк.

Озын чәчне — очыннан, кыска чәчне тиредән башлап тарыйлар. Тараганда хәрәкәт талгын булырга тиеш, чәчне тарткаларга ярамый. Тарак очлы тешле булмасын, тимер тешле тарак яхшырак, чөнки пластмасса таракта статик электр заряды туплана, чәч тә электрлана һәм шуның аркасында начар ята.

Чәч майлы булганда — 2-3 көнгә бер, ә артык коры булганда 4-5 көнгә бер юарга киңәш ителә. Шампуньнең төрлесен сынап карап, чәчегезгә килешкәнен, кавык чыгармый, кычыттырмый торганын сайлагыз. Шампунь килешмәгәндә балалар өчен чыгарылган сабынны кулланып карагыз.

Башны бик эссе булмаган йомшак су белән (кайнатып суытылган яисә яңгыр суы тагын да әйбәтрәк) юарга кирәк. Баш тиресен бармаклар белән яисә массаж щеткасы ярдәмендә массажлау файдалы. Чәчне юганда шампуньне артык кулланып, башны корытырга ярамый — бер тапкыр аның күбеге белән тирене яхшылап ышкырга да 2-3 минуттан юып төшерергә, кабатлап юганда шампуньне азрак алырга кирәк. Юып бетергәч, башны ромашка төнәтмәсе белән чайкатып куйсагыз, ул чәчегезгә елкылдап торган төс бирәчәк.

Чәчне йомшак тастымал белән яхшылап корытып, бүлмә температурасында киптерергә тырышыгыз, чөнки фен куллану чәчне нык киптерә һәм сынучанга әйләндерә. Чәчне ныклап кипкәч кенә тарарга кирәк, юкса, күпләп йолкынуы мөмкин.

Чәчне кайнар бигуди, плойка кебек әйберләр белән бөдрәләтү, кабарту, тараганда еш кына юешләтеп тарау бик зарарлы. Аның белән шикле экспериментлар үткәрергә — билгесез нәрсәләр белән юарга, чәчкә ничек тәэсир итүе билгеле булмаган матдәләр белән буярга, төсен бетерергә ярамый. Чәчне нык тартып бәйләргә, тыгыз итеп үрергә дә ярамый, чөнки бу вакытта туклана алмау сәбәпле, аның бер өлеше һәлак була.

Бөдрәләткәндә, бигудига нык тартып ураганда чәчләр сына. Лак кулланганда, аның чәчне нык киптерүен, шампуньнең кайбер төрләре сыман, баш тиресен бозуы ихтималлыгын да искә алыгыз, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр чәч коелу