Чәчәк бизнесында үз кеше
Кайчандыр авылда чәчәкне берәр-икешәр хуҗалык кына үстерә, күпләр аны ипигә дә ягып ашап булмый, чәйгә дә салырга ярамый дип, кирәксез эшкә, өстәмә мәшәкатькә саный иде.
Бүген кайсы гына авылга барсаң да, күпчелек йортларның ишек алларын, бакчаларын күзләрне камаштырырлык матурлык – чәчәк клумбалары бизи.
Районыбызда теплицада чәчәк үстерү дигән яңалыкны Шодадан Фирдания һәм Сәүбән Шакирҗановлар гаиләсе башлап җибәрде. Иртә язда чәчәк атучы тюльпаннары белән шаккатырган иде алар (бар яктан уңган-булган бу гаилә турында инде без берничә тапкыр яздык). Тюльпаннардан бушаган түтәлләрдә чәчәк үсентеләре, бүлмә гөлләре үстерә башлап, янә сокландырдылар. Моннан берничә ел элек район үзәгендә үзләренең чәчәк кибетләрен ачтылар, язын-җәен гөлләр, чәчәк үсентеләре сатар өчен аерым урыннары да бар.
Смәел егете Илнур Латыйпов та инде чәчәк бизнесында чит кеше түгел. Биш еллап шөгыльләнә. Аңа кадәр – 2012 елдан 15 сутый җирдә теплицаларда башта суган, кыяр үстергәннәр. Менә инде биш ел чәчәк үсентеләре, гөлләр белән мәш киләләр. Теплицаларының берсенә газ керсә, икенчесен утын ягып җылыталар. Илнур үзе югары белемле тарих укытучысы, ун еллап мәгариф системасында эшләгәннән соң үз эшен булдырырга карар кыла. Хәер, аныкы гына түгел, барысы бергә эшлиләр, гаилә бизнеслары ул аларның.
–Хәзер чәчәк сатучылар хәйран бит, көндәшлек үзен сиздерәме? – дип сорыйм Илнурдан.
–Көндәшлек турында уйлаганым да юк. Алар үзләренчә эшли, мин үземчә дигәндәй. Башта ук район үзәгенә менмәдек без. Малмыж бик якын бит, берничә ел шунда саттык, Арчага, Казанга, Нократ Аланына да бардык.
–Күпләр үткән елгы пан-демиядән зыян күрде. Ул чорда сез ничек эшләдегез?
–Зыянын күрмәдек. Кире-сенчә, клиентлар эзләп барасы да булмады, өйгә үзләре килеп алды. Быел да шул метод белән эшлибез. Бер белгән кеше инде килеп кенә ала. Башкалардан ишетеп килүчеләр дә бар. Заказлар күп булганда илтеп тә бирәбез.
–Кешеләр нинди чәчәк-ләргә өстенлек бирә соң?
–Заман белән бергә зәвыклар да үзгәрде инде. Элек барыбыз да бик яраткан кашкарыйларны (астраларны) сораучы да юк хәзер. Алай дисәң, бер елны бер чәчәкне сорыйлар, икенче елны икенче төрлене. Циннияләрне сораучы юк инде дип, бер елны утыртмаган идек, шуларны сорап аптыраттылар. Шуңа күрә төрле-төрле чәчәкләр утыртырга тырышабыз. Быел, мәсәлән, кырыклап төрле чәчәк утырттык, аларның һәркайсының берничә төсе, сорты бар. Әйтик, петуниянең генә дә 25ләп төрен утырттык. Кешеләргә таныш чәчәкләрдән тыш ничектер үзгә, сирәгрәк очрый торганнары ошый башлады. Гацания, лобелия, бакопа, алиссум, катарантус... – барлык үсентеләр дә бик әйбәт үтә.
–Бүлмә гөлләре дә үстерәсез дип беләм. Киләчәктә кайсы юнәлешкә өстенлек бирергә җыенасыз?
–Әйе, соңгы ике елда бүлмә гөлләре белән дә шөгыльләнә башладык. Сезон белән аларга да сорау бик зур. 8 мартларга аларны өлгертәбез, бүләккә дип бик яратып алалар. Хәзер инде үз клиентларыбыз бар. Ел да алдан заказ биреп куялар. Юнәлешләргә килгәндә, алар сатып алучыларның соравына, заказына карап үзгәрер инде. Әйтик, соңгы вакытта декоратив үсентеләргә дә заказлар була башлады. Киләчәктә бу юнәлештә дә эшләргә исәп бар. Әмма аның өчен аерым шартлар кирәк, үстерәм дип кенә бу эшкә алынып булмый. Шулай ук киңәергә, ассортиментны тагын да арттырырга дигән ният тә бар.
–Уңышлар, Илнур! Күңелегездәге барлык изге ният-ләрегез тормышка ашсын, башкаларга матурлык өләшеп яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев