Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәчәк сатам, кем ала?

Кайчандыр авылда чәчәкне берәр-икешәр хуҗалык кына үстерә, күпләр аны ипигә дә ягып ашап булмый, чәйгә дә салырга ярамый дип, кирәксез эшкә, өстәмә мәшәкатькә саный иде. Бүген кайсы гына авылга барсаң да, күпчелек йортларның ишек алларын, бакчаларын күзләрне камаштырырлык матурлык - чәчәк клумбалары бизи.

Аларны капка төбеннән башлап, бакчага да, ишек алдына да, ишек төбенә дә утырталар. Җиргә - түтәлгә дә, бушаган чиләктер, кәстрүлдер, иләктер... нинди савыт бар - шуларга да утырталар, иске галуш та, балалар чүлмәге, пластик савытлар да барысы да эшкә ярый. Чәчәк түтәлләре арасына арбалар, коелар, җил тегермәннәре, күл-фонтаннар, кулдан ясалган яки сатып алынган коштыр, җәнлектер һәм башкасы урын ала. Кемнәрдер үз фантазияләрен эшкә җиксә, бу эшләрнең һәммәсен бизнеска әйләндерүчеләр дә бар. Аерым дизайнер чакыртып, ишек алларын, бакчаларын бизәтүчеләр дә шактый.
Гел игътибар итәм: соңгы елларда авыл кешесе орлык чәчеп, үсентеләр үстерүдән дә читләшә бара. Хәер, нигә гаҗәпләнергә, кыш уртасыннан ук булмаса да, иртә яздан бөтен тәрәзә төпләрен төрледән-төрле савытлар, эреле-ваклы әрҗәләр белән тутырып, һәр үсентене сабый бала баккан кебек тәрбияләп газапланганчы, бардың, сатып алдың. Бүген район үзәгендәге базарда да хәзер җаның ни тели, шул бар. Әле интернет-кибет дигәнеңнән (алар инде районда да популярлаша бара) заказ бирсәң, китереп тә бирәләр.
Безнең районында теплицада чәчәк үстерү дигән яңалыкны Шодадан Фирдания һәм Сәүбән Шакирҗановлар гаиләсе башлап җибәрде. Иртә язда чәчәк атучы тюльпаннары белән шаккатырган иде алар (бар яктан уңган-булган бу гаилә турында инде без берничә тапкыр яздык). Тюльпаннардан бушаган түтәлләрдә чәчәк үсентеләре, бүлмә гөлләре үстерә башлап, янә сокландырдылар. Моннан өч ел элек район үзәгендә үзләренең чәчәк кибетләрен ачтылар, язын-җәен гөлләр, чәчәк үсентеләре сатар өчен аерым урыннары да бар.
-Чәчәкләр белән шөгыльләнә башлаганда, сорау бу кадәр булыр дип уебызга да килмәгән иде, - ди Сәүбән абый. - Тюльпаннарны да елдан-ел арттырабыз, һаман җитми. Быел менә 150 мең төп утырткан идек, шулкадәр тиз сатылды. Сортлары бик әйбәт, эре бутонлы, дистәләп төрле ачык төстәге чәчәкләребезне сораучылар күп калды, киләсе елга тагын арттырасы булыр инде дип, өченче теплицабызны ремонтлый башладык. Чәчәк үсентеләренә килгәндә, аларны Балтачта да, Арча, Әтнә, Казанда да сатабыз, заказлар буенча илтеп тә бирәбез, килеп тә алалар. Яз салкын килде дип тә тормыйлар, 80 мең төп үсенте утырткан идек, яртысыннан артыгы сатылды инде.
Соңгы елларда шулай ук теплицада чәчәк үсентеләре үстерә башлаган Смәел егете Илнур Латыйпов турында районда да әле күпләр белми. Бер танышым очраклы гына интернетта "в контакте" төркемендә фотоларын күреп, сокланып сөйләгән иде. Баксаң, берничә ел эшли икән инде Илнур. 15 сутый җирдә теплицаларда кыярын да (башта суганын да үстергән), чәчәк үсентеләрен дә үстерә. Берсенә газ керсә, күмер ягып җылыта торганы да бар.
-Безгә Малмыж бик якын бит, район үзәгендә чәчәк сатучылар болай да күп дип, мин күбесенчә шунда сатам, Арчага, Казанга, Вятские Поляныга да барам.
-Кешеләр нинди чәчәкләргә өстенлек бирә соң? - дип кызыксынам Илнурдан.
-Заман белән бергә зәвыклар да үзгәрде инде, - ди ул. - Элек барыбыз да бик яраткан кашкарыйларны (астраларны) сораучы да юк хәзер. Быелга кадәр циннияләрне дә сорамыйлар иде, быел утыртмаган идек, хәйран сорадылар. Киләсе елга кабат утыртасы булыр инде. Быел, мәсәлән, егерме төрле чәчәк утырттык, аларның һәркайсының берничә төсе, сорты бар. Әйтик, петуния гына да 15 төсле. Кешеләргә таныш чәчәкләрдән тыш ничектер үзгә, сирәгрәк очрый торганнары ошый башлады. Декоратив үсентеләргә дә заказлар бар. Гацания, лобелия, бакопа, алиссум, катарантус... - барлык үсентеләр дә бик әйбәт үтә.
Миңа калса, язның болай тоткарланып килүенә чәчәк үстерүчеләр бик уфылдамады шикелле. Үстерергә ниятләгән кеше андый гына мәшәкатьләрдән курыкмый инде ул, яратып эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә башка була шул. Мин яшьләргә аптырамыйм инде, әле бит авылларыбызда олыгаеп беткән әби-бабайлар арасында да чәчәк дип "җенләнүчеләр" бар. Моннан ике еллап элек дип беләм, районда иң матур бакча конкурсы үткәрделәр. Шунда ишек алдына су да кермәгән әбинең (кызганычка исеме хәтердә калмаган), чиләк белән су ташып, ишек алды тутырып чәчәкләр үстерүенә комиссия членнары шаккаткан иде.
...Язгы базарда йөрергә яратам мин. Агач-куаклар, үсентеләр, орлыклар... - халык мәш килеп шуларны сатып ала. Чәчәк үсентеләре сатучылар да елдан-ел арта, димәк, товарлары үтә. Әнә бер көнне генә, розаларның данәсе 250 сум булса да, таныш егет унны сатып алды. Берәр оешмагадыр инде дип, кызыксынган идем, юк, үзебезгә диде. Быел лилияләрне дә күпләп алуларның шаһите булырга туры килде. Алары йөзәр сумнан, ә чәчәк үсентеләре шактый очсыз - инде чәчәк атканнары 20 сумнан дип хәтердә калган. Беренче елын гына эшләүләре түгел шул, гади халыкның нинди бәягә "теше үтәсен" чамалыйлардыр. Үзебезнекеләр генә түгел, читтән килүчеләргә дә урын түрдә бездә. Матурлык матурлыкны тудырыр ди бит, чәчәкләр арткан саен күңелләребез дә чистара барыр дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250