Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәчкәләрең моңсуланыр инде

Тормышны бизәгән чәчәкләрнең берсе иде ул. Кызганыч, чәчәкләрнең гомере чынлап та озын булмый икән.

2017 елның 29 гыйнварында рәхимсез авыру сыйныфташыбыз Раилә Тәлгать кызы Макамбаеваны арабыздан алып китте. Сөекле ирен, кадерле балаларын, туганнарын ятим калдырды. Гөлебезне кырау сукты.
10 ел бергә уку дәверендә ул үзен бөтен яктан да үрнәк укучы итеп танытты. Һәрвакыт иптәшләренә ярдәмгә килде, өй эшләрен аңлатырга булышты. Укуда гел алдынгылар рәтендә булды. Мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтына, татар теле һәм филология факультетына укырга керде. Үз алдына куйган максатына ирешеп эшендә зур уңышлар яулады. Кечкенәдән тырыш, уңган булуы белән башкалардан аерылып торды. Укуын тәмамлап туган ягына, Сосна авылына эшкә кайтты. Эшләү дәверендә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен алган белемен һәм көчен кызганмады. Бервакытта да зарлануның нәрсә икәнен белмәде, укучылары да аны бик нык яраттылар, хөрмәт иттеләр.
Тиң ярын табып матур гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Улы һәм кызлары да әти-әниләренә ошап тәртипле, акыллы булып үстеләр. Әмма тормыш аяусыз. Ай, шулкадәр кырыс бу тормыш кануннары. Бер генә кешене дә аямый икән бу үлем. Һәркемгә килү вакыты гына төрлечәрәк. Зур планнар, якты өмет-хыяллар белән яшәгәндә ул синең тез астыңа шулкадәр нык китереп суга икән, җилкәсенә тотынып өлгерсәң дә барыбер җиңә, алып китә икән. Раиләбез белән дә шулай булды. Табиблар үзәк өзгеч хәбәр җиткергәннән соң да ул өметсезлеккә бирелмәде, авырса да укучылары өчен борчылып, имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң гына хастаханәгә дәваланырга барды. Авыруы белән бик нык көрәште, төшенкелеккә бирелмәде. Һәрвакыт үзенең төпле киңәшләре, акыллы фикерләре белән уртаклашты, Аллаһыга ышанды, намаз укыды. Авыруын җиңеп якты дөньяда шулкадәрле яшисе килде аның. Яшисе дә, яшисе иде бит әле шулай. Ләкин, шишләтәсең, язмыштан узмыш юк икән. Бакча тутырып чәчәкләр, гөлләр үстерә идең, Раилә. Синнән башка чәчәк атсалар да моңсу булырлар инде алар, без генә түгел, аларның да сине юксынудан иртә таңнарда таҗларында яшь ялтырар.
Бу тормышта яшәгәнсең икән, синең кебек яшәргә кирәк икән. Үзеңнән соң күзне иркәләргә чәчәкләрең, сине исеңә төшереп торырга синең чалымнарыңны, тәрбияңне кабатлаган балаларың, син башкарган изге эшләр калсын икән. Бу язмабыз Раиләбез рухына дога булып ирешсен иде. Юксынабыз, сагынабыз сине кешелекле, ярдәмчел, сабыр сыйныфташ. Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын.
Сыйныфташыбызның тормыш иптәше Мәхмүткә, кызларына, улына, апа-сеңелләренә зур сабырлык телибез. Беребезгә дә мондый ачы хәсрәтләр күрергә язмасын. Бу матур дөньяда барыбызга да сәламәтлектә, бәхеттә яшәргә насыйп булса иде.
Сагынып, юксынып сыйныфташлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250