Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәең – каты, сөтең куе булсын...

Яки сөтле чәйнең файдасы турында.

Сөтле чәй эчү традициясе Англиядә барлыкка килгән дип санала. Әмма бу уңайдан төрки бабаларыбызның гадәтләрен тирәнрәк өйрәнсәң, дала халкы башлап чәйгә сөт сала башлагандыр дияргә нигез бар. Мәсәлән, монголлар һәм калмыклар чәйгә сөт кенә түгел, хәтта он да сала һ.б.

Электән үк чәй ясаганда башта чынаякка сөт салу, ә инде аңа - кайнар чәй агызу гадәте бар. Монысы, чыннан да, Англиядә башланган диләр. Британиянең этикет мәктәбе укытучысы Филип Сайкс моның эчемлекләрне суыту һәм савыт-сабаны бозмау ысулы булуын сөйләде. Кисәк кайнар су салсаң, арзанлы чынаяклар еш кына чатный торган булган. Аннан соң, сөт кушкач, кайбер сорт чәйләрнең тәме яхшыруны ачыклаганнар.

Ә фән сөт белән чәйне кушуга ничек карый? Монда анык фикер юк. Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, чәйнең төренә һәм сөт күләменә карап, ике капма-каршы нәтиҗә күзәтелергә мөмкин: кайвакыт сөттәге казеин аксымы чәй антиоксидантларының активлыгын киметә, ә кайчакта нәтиҗә, киресенчә, файдалырак була. Кыскасы, әгәр тәме ошаса, сөтләп чәй эчүдән баш тартырга бернинди сәбәп тә юк, дип яза Кызыл таң. Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Фото: pixabay.com..

Автор: Идрис Саитгалеев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөтле чәй