Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чемпионат бәясе 5 еллык Балтач бюджетына тора

Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнүнең бюджеты 3 млрд. сумнан артмаган. Бу хакта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров җиткерде.

- Без 3 млрд. сумга сыештык, - дигән Азат Кадыйров. - Башта 3-3,5 млрд. сум турында сүз барган иде. Дөнья чемпионатына әзерлек барышында үзебездә җитештерелгән җиһазлар, төзелеш материалы, транспорт һәм азык-төлеккә мөмкин кадәр күбрәк өстенлек бирдек.
2015 елга 152 млрд. 954 млн. 769 меӊ сум бюджеты булган Татарстан Республикасы өчен зур акча тоелмаса да, 600 млн. сум бюджеты булган безнеӊ район өчен бу хәйран зур булып күренә. Әмма мондый зур, дәрәҗәле тамашаныӊ Русиядә беренче тапкыр уздырылуын һәм 200гә якын илдән спортчылар килүен, ярышларныӊ турыдан-туры һәр илгә тапшырылуын, анда Казанны һәм Татарстанны һәрдаим искә алуны уйласак, бу чыгымнар үзен аклар, дип ышанабыз.
Фото: http://www.ntv.ru/foto/22621/#218061

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250