Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепьяда өлкәннәр янгын сүндерергә өйрәнгән? (+фото) 

"Наз"да социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар. 

Экскурсияне бүлекчәнең бүлек җитәкчесе Эдуард Перемечев үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте. 


Экскурсия барышында Эдуард Николаевич янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү, юл- транспорт һәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде. 


Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.

Гүзәл Фатыйхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия