Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепьяның үз зоопаркы бар (фото)

Чепья авылында яшәүче Федор Денисовның хуҗалыгында зоопаркы эшли.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, үзебез яшәгән һәм эшләгән авылны елга ничә мәртәбә әйләнеп чыгабыз микән? Сабантуйга бүләк җыю, чисталыкны тикшерү, капка төбендәге кычытканын чаптыру, сайлауларга чакыру, үзара салым акчасын җыю, хуҗалык китабы белән йөрү, ветераннарны, өлкәннәрне бәйрәмгә дәшү, аларга бүләкләр өләшү һ.б. Шуңа күрә безгә һәркемнең тормыш-көнкүреше көн кебек ачык- капка-коймасын алыштырган я буяган, йортын зурайткан, я түбә алыштырган, ишегаллары чәчәкләргә күмелеп утырган хуҗалыклар да күп.
Бүген мин сезнең хозурыгызга Чепья авылының Тукай урамында яшәүче Денисов Федорның ишегалды "зоопаркы" тәкъдим итәм. Капка баганаларында утыручы ябалаклар, сез килгәнне көтеп алучы шат күңелле аю баласы, хуҗаның мактанычы булган балыклар һәм дә кошлар почмагы. Боларның барасын да йорт хуҗасының Ижау шәһәрендә яшәүче бертуганы ясый, рәхәтләнеп бүләккә өләшә икән. Ә менә заказга ясавы-ясамавы хакында сорашырга онытканмын. Хәер, кирәк кеше әллә кемнәрне эзләп таба торган заманда яшибез бит.


Гөлсинә Животникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250