Чөгендерне саклау ысуллары
Әлеге тамыразыкны саклау өчен иң яхшы шартлар булып температура 2°Стан артмаган баз яки подвал санала. Саклау өчен ком куллану шулай ук иң кулае.
Ул парландырмаячак, һәм уңышны черетмәячәк, күгәрек барлыкка килүгә дә комачау итәчәк. Ком урынына торф яки агач калдыклары файдаланырга була. Чөгендерне әрҗәдә сакларга телисез икән, төпкә уртача күләмдәге татлы тамыр салу яхшырак – алар яхшырак сакланачак, ә өскә эрерәкләрен урнаштырыгыз.
Акбур яки агач көле белән буталып сакланган чөгендернең сыйфаты яхшы сакланачак.
Уңышны полиэтилен пакетларда да сакларга мөмкин. Бер пакетка 40 килограммга кадәр яшелчә сыйдырырга мөмкин. Иң мөһиме-пакетны япмагыз һәм бәйләмәгез, аны ачык итеп калдырыгыз.
Авыру чөгендерләрне ачыклау өчен айга бер тапкыр саклауга куелган әрҗәләрне карап, тикшереп торыгыз. Черек тамырларны аралап алырга кирәк.
Чөгендер яшел яфраклар җибәрә, шиңә башлый икән,димәк, дымлылыкка һәм саклау температурасына игътибар итегез. Тамыразыктан дымны үзенә тартмасын өчен, һичшиксез, сабагын кисеп алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев