Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чибәр туташка

Кадерле гүзәл затларыбыз! Кар өстеннән биеп кенә уздың, Кайнар табан карны эретте. Нурлы йөзең, шук карашың белән Гашыйк иттең ничә егетне. Әйдә, соклансыннар хәйран калып, Ак каендай зифа буеңа, Сиңа нәрсә, үртәп кенә узып, Әзерләнәсең бит туеңа. Сайлаганың имән кебек таза Ышанычлы тамыр җибәргән. Фәкать аңа тугры булып калсаң Саклар...

Кадерле гүзәл затларыбыз!
Кар өстеннән биеп кенә уздың,
Кайнар табан карны эретте.
Нурлы йөзең, шук карашың белән
Гашыйк иттең ничә егетне.
Әйдә, соклансыннар хәйран калып,
Ак каендай зифа буеңа,
Сиңа нәрсә, үртәп кенә узып,
Әзерләнәсең бит туеңа.
Сайлаганың имән кебек таза
Ышанычлы тамыр җибәргән.
Фәкать аңа тугры булып калсаң
Саклар сине ачы җилләрдән.
Көнкүрештә кайчан буран чыгар,
Саф җилләргә иркен юл ачып,
Хисләр ныгыр, ачу таратырдай
Назлы булса, якты карашың.
Сынауларны уза алмаганда
Мәхәббәт ул бик тиз сүрелә.
Күңел җылың тартып тора алса
Куанычлар алдан йөгерә.
Кар эретер эчке ялкын белән
Яраталсаң сөйгән ярыңны,
Икегезгә уртак, тансык булган
Бәхет йолдызлары кабыныр.
im1-tub-ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250