Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чигү чигә, тегү тегә кызларның уңганнары 

Күз явын алырлык калфаклар, зур фантазия белән тегелгән пәрдәләр карап, кайсы гына хатын-кызны сокланмый икән?! Тирә-юньгә үзгә бер ямь бирүче әлеге матурлыкны булдыручылар, алтын куллы тегүчеләр Балтачыбызда да шактый. 

Гөлнара Нотфуллинаның «Айлин» тегү салонында да алтын куллы тегүчеләр эшли. «Стройремтех» җәмгыяте бинасында урнашкан әлеге тегү салонының иҗат җимешләрен күргәч , күпләр: «Элегрәк белмәдек, сезгә генә килгән булыр идек», диләр. Конкурентлык зур булса да, алар үзләре турында реклама ясамый. 
– Конкурения көн таләбе, әмма ул безгә үсәргә мөмкинлек кенә бирә. Конкурентлар күп булса да, шөкер, клиентларыбызның саны кимеми. Инде ничә еллар мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Уку формалары, әкият геройлары һәм бию костюмнары тегәбез, – ди җитәкче ханым. 
Эшләгән һәм булдырган кешегә бернәрсә дә киртә түгел шул. Ә биредә үз эшенең чын осталары эшли. Озак елларда бирле эшләүче Гөлнара Яркәеваны гына алыйк. Тәҗрибәле тегүче әй¬түен¬чә, “иҗат җимешләр”ен кабатланмас итеп тегү өчен, яңа модельләрне шактый эзләргә кирәк. Әзер үр¬нәкләргә генә риза булып тора торганнардан түгел Гөлнара. Аның белән бергә иңне-иңгә куеп эшләүче Гөлсинә Гаязова, Любовь Гаврилова һәм Алсинә Шәйхиевалар да мактаулы тегүчеләр. Кызлар заказларны үзебезнең җирлектән генә түгел, Казаннан да кабул итәләр. Тегүчеләр өйләр, оешмалар белән беррәтттән, яңа өйләнешүчеләрнең бүлмәләрен дә киендерә. Биредә күлмәк тегү, замок яки төймә алыштыру, пальто, туннарны кыскарту кебек заказлар да кабул ителә. Башка тегү салоннарыннан аермалы буларак “Айлин” мөслимәләр өчен өс киемнәре тегү белән дә шөгыльләнә. 
Тегүче кызлар милли киемнәребезне торгызу юнәлешендә дә күләмле генә эшләр башкаралар. Мәсәлән, Гөлнара Яркәева калфаклар тегү эшенә керешеп инде бик күпләрне аның серләренә төшендерергә өлгерде. Казан шәһәрендә узган "Калфак туе"енда мастер-класс күрсәтеп тә күпләрне шаккатырган иде. 
– Калфаклар белән кызыксынып, аларны тегә башлавыма әле берничә ел гына. Гомумән, калфак безнең милләтебезнең йөзе бит ул. Бүгенге көндә калфаклар күбрәк сәхнә кешеләре өчен әзерләнә. Гади халык алай кызыксына дип әйтә алмыйм. Шуңа да калфак тегү буенча мастер-класслар күрсәтү, әлеге шөгыльне яшь буынга өйрәтү күптәнге хыялым иде. Кулдан тегелгән калфаклар алар әллә каян аерылып тора, – ди Гөлнара. 
Камиллекнең чиге юк ди халык.Күнекмә һәм белемнәрен арттырыр өчен Гөлнара хәтта Самарага кадәр барып дәресләр дә алган.Әлеге кәсебе белән уртаклашырга дип мәктәпләргә очрашуларга дә чакыралар үзен. 
Менә шундый матурлык тудыручы алтын куллы тегүчеләрне Балтачыбыз горурлыгы дими, ни дисең... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тегүчеләр