Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чикләвек ашаган кеше озаграк яши?

Быел урман нигъмәте котырып уңган, диләр. Соңгы елларда кемнең чикләвеккә барганы бар? Күпчелек, мөгаен: “Юк!” – дип җавап бирер.

Күчтәнәч

Табигатьтән ераклашабыз, чикләвек куакларының кайда үскәнен дә белмибез шул. Аннан урманга елан чагу кебек төрле хәлләрдән дә куркып бармыйбыз бугай. Хәзер чикләвек кибеттә генә була дип уйлаучылар күп. Сәүдә киштәләрендә ниндие генә юк хәзер, җаның теләгәнне ал да аша. Ә менә үз кулың белән чикләвек җыю, кызганыч, онытылып бара.

Урман чикләвеген безгә бер елны Саба районы Йосыф-Алан авылында яшәүче туганыбыз Гәбдерәфыйк абый бер капчык итеп алып килгән иде. Җыйган, чистарткан, киптергән бер капчык чикләвек. Их, белсәгез, без – дүрт баланың ничек шатланганын! Ул елны кыш шул чикләвекне ашап үтте бугай безнең. Хәзер дә бер капчык чикләвек бүләк итүче булсын иде дип хыялланам. Бигрәк тә кибеттә аның бәясен күргәч.

Дөресен генә әйткәндә, урман чикләвеге ел да уңмый. Булса да кортлы була. Аннан чикләвекне биш елга бер мәртәбә генә котырып уңа, диләр. Быел, гомумән, кая карасаң да – мул уңыш. Алмалар өлгерә, инде чикләвек җыеп кайтучылар күп. Кемдер иртә, өлгермәгән дисә дә, уңыштан канәгать калучылар да бар. Газетабызның хезмәткәрләре арасында да ялларда чикләвек җыючылар булган. Узган атнада җырчы Илназ Баһ та гаиләсе чикләвек җыеп кайтулары белән инстаграмда “мактанган” иде... 60 еллык стаж Ә менә Саба районы Явлаштау авылында яшәүче Галиәхмәт абый Әкбәров үзе белә башлаганнан бирле 60 еллап чикләвек җыя икән. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр урманга йөрүче әбисенә кечкенәдән ияреп йөргән ул.

– Бибизакирә әби безнең 1905 елгы иде, 90 яшенә кадәр урманга йөрде. Әбиләрдә тордым, ул үзе генә яшәде. Гөмбәгә, җиләккә, чикләвеккә йөрдек. Архангельскидагы, Мәскәүдәге абыйларга күчтәнәчкә чикләвек киптереп, җибәрә идек. Алар, туган якны искә алып, кыш буе вата идек, диләр. Гел шул урманда идек инде без, хәзер дә кайтмыйм. Әле бүген дә барып кайттым. Чикләвек бик күп, элеккеге кебек җыючы гына юк. Урманда хәзер минем белән аюлар гына инде, башка кеше юк. Ничек курыкмыйсың диләр, велосипедны урман кырыенда гына калдырам да, кереп китәм. Гел белгән җирләрдә йөрим. Аю узган ел очраган иде, быел күренмәде әле, – дип сөйли Галиәхмәт абый.

Чикләвекле урыннарны ничек танырга, ничек җыярга дип сорагач та, Галиәхмәт абый аптырап калмады.

– Түгәрәк куаклык бит ул, әллә каян күренеп тора. Чикләвекле урыннар күп. Майдан бирле урманда, бөтен җирне карап кайтам, – дип җаваплады. – Чикләвекләрне ярминкәләргә барганда биреп җибәрәм. Аннан күбрәк күчтәнәчкә китә. Балаларга Сабантуйда өләшергә бик җайлы ул. Анысы бигрәк күңелле: ишегалдына чикләвекне конфет белән бергә таратасың, мәш килеп җыялар. Алдан киптереп куям. Чикләвекне сабагыннан аергач, яшел кәшәнкәсен кубарырга кирәк. Анысын алмасаң, күгәрә ул. Таратасы да киптерәсе, кояшта хәзер җилли ул. Быел тук, кайберендә генә корт бар. Кортлы төптә кортлырак, әйбәтендә гел әйбәт була. Шуңа чикләвек кортлы икән, башка куакка китегез. Элек күп җыя идек, хәзер сораучы юк бит. Аңлаган кешегә аның файдасы бик күп. Сатып йөргән юк.

Галиәхмәт абый үзенең бу шөгыльенә оныкларын да өйрәткән булып чыкты. Димәк, чикләвек җыя белүчеләр булачак әле. – Оныклар йөри, малай да, кыз да миңа иярә. Себерке бәйләргә дә өйрәтәм, анысын сатарга да җыям. 300 парлап бәйләп булды. Тигез бәйлисең, синнән алабыз, дип кенә торалар. Коелмый, диләр. Марат Әхмәтов та миннән алып китте әле, базарда сатканда күреп калган булган, – ди урман җанлы әңгәмәдәшем.

Файдасын белегез

Урман чикләвегенең йөрәк өчен шифасы барлыгын әйтәләр. Миндаль, әстерхан чикләвеге кебек чикләвекләрне куллану кандагы холестеринны киметүгә китерә икән. Күп кенә чикләвекләр Е һәм В2 витаминнары чыганагы булып тора. Дәва үзлеге моның белән генә чикләнми. Алар магний, фосфор, кальций, бакыр һәм минералларга бай.

Чикләвекләрдән алына торган аминокисоталар артериаль кан тамырларының тыгызлыгын саклый, атеросклероз булу куркынычын киметә. Чикләвекнең туклыклы булуы диетологларда шик тудыра, аларның бер өлеше тазарудан саклану өчен, чикләвекләрне диетадан алып ташларга киңәш итә. Шулай да соңгы өйрәнүләр буенча, чикләвекне диетада калдырырга дигән нәтиҗә ясалган.

Хәзерге заман кухнясында чикләвекләрне чи килеш тә, кыздырып та кулланалар. Бер тикшеренү күрсәтүенчә, чикләвекне даими кулланучы кешеләр кулланмаучы кешеләргә караганда уртача ике-өч елга озаграк яши.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/chiklvek-ashagan-keshe-ozagrak-yashi
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев