Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чирәмтау итәгендә – Рамил, Исламия, Дилия

Рамил, Исламия, Дилия... балдай татлы, кадерледән кадерле бу өч бала Пүскән авылының ямьле табигать кочагында, Чирәмтау дип йөртелгән матур бер урында урнашкан йортта – Ногмановлар гаиләсендә яшиләр.

Әниләре Илсөяр, әтиләре Дамир, әбиләре Халисә. Илсөяр Кили балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, Дамир “Балтач газы”нда эшли, шушы яктагы Кили, Нормабаш, Пүскән, Чапшар авылларына газ хезмәте күрсәтә. Халисә әби иманлы, балалар тәрбияләү буенча гаиләдә иң кадерле кеше.

Олы уллары Рамилгә  августта 8 яшь тула, ул быел Норма мәктәбендә  1 сыйныфны тәмамлаган, кирәк бит, беренче елында ук дистанцион укуларга эләкте, шулай да егет тырышкан, укуында ударник була алган. ”Җиңелләрдән булмады инде, – ди әнисе Илсөяр. – Беренче сыйныф баласына дәресне ныгытып аңлатырга, өйрәтергә кирәк, ни дисәк тә, без бит укытучылар түгел, ничек тә тырыштык инде, сөбханалла, әйбәт укыды”.

Икенче балалары Исламиянең дә тиздән туган көне җитә, июньдә 6 яшь тула кызчыкка, Кили балалар бакчасына йөри. Мәктәпкә дә, бакчага да балаларны әтиләре йөртә икән, эшен җайлый алгач бик әйбәт.

Дилиягә әле 4 кенә ай. Әнисе кочагында гына ятар чагы сабыйның. ”Бала карарга Халисә әнием бик булыша, – ди Илсөяр. – Ул бала карый, мин күбрәк йорт эшләрен башкарам.

Шуңа бөтен өмет, бар ышаныч әнидә-әбидә”.

Илсөяр күрше авылныкы гына, Нормабаштан Сания белән Мәсхүт кызы, бирегә 2011 елда килен булып килә. Үскәндә дә биш бала үскәннәр – 3 кыз, 2 егет, кызларның өчесе дә Пүскәндә яши, бер абыйсы Балтач бистәсендә, икенчесе Казанда гомер кичерә. Шуңа күрә, күп бала дигән төшенчә Илсөяргә нык таныш, ул аңа бәхет кенә китерә. Әле менә бала тугач та дәүләт тарафыннан аларга яңа туган сабыйга дип балалар кирәк-ярагы тутырылган тартма биргәннәр. Ни бар микән ул тартмада дип кызыксынучылар өчен Илсөяр андагы кирәк-яракны ялт итеп санап чыкты: комбинизон, итек, кокон, юрган, 2 төргәк подгузник, урын-җиргә 4 җәймә, башлык, өс киеме, чалбар, порошок, шампунь, тәнгә сөртергә кремнар, коендырырга гель, сабын, мунча сөлгесе, халаты, тагын бер сөлге... “Итектән кала барысын да кулландык”, – ди Илсөяр шундый тулы бүләк белән куандырганнары өчен хөкүмәткә рәхмәтен белдереп. Әле тагын дару-препаратларга электрон сертификат та бирелгән.

Чирәмтау итәгендә матур гына гомер итеп ята Ногмановлар гаиләсе. Төп йорттан ерак түгел генә өй дә салалар. Юк, бернинди программага кермәгәннәр, әби белән бабай сала башлаган да, бабай бер ел элек мәрхүм булган, хәзер инде җайлап кына бергәләп дәвам итәләр.

Тулы, күркәм, тыныч гаиләдә генә балалар балдан татлы, кадерледән кадерле була. Һәрбер сабыйга да җан җылыбызны биреп, йөрәктәге кайнар хисләребезне белгертә алсак иде, – тел белән әйтергә вакыт тапмасак та, һичьюгы кылган гамәлләребез белән,  – Илсөяр белән Дамир һәм аларның әниләре Халисә апа кебек гел балаларыбыз янәшәсендә булырга тырышып, тормышларыбызны аларга багышлап. Бәйрәм белән сезне, күркәм балачак, сөекле балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә күркәм балачак