Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чишмә ярдәм көтә

Су - яшәү чыганагы. Ансыз торуны күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Еш кына бистә халкы өчен әлеге мәсьәлә зур проблемага әйләнә.

Бистәнең Каенлык ягы халкы суны нигездә Норма яки Салавыч чишмәсеннән алып кайта. Салавыч чишмәсе район халкы өчен аеруча уңайлы дияргә кирәк. Чишмәгә су алырга килүче һәркем игелек иясе Шамил Нәсыйховка рәхмәт укып, уңайлылык тудырганы өчен изге теләкләрен ирештерә. Менә бит вакытын һәм көчен жәлләмәгән Шамил әфәнде бүген күпме кешедән рәхмәт ишетеп яши.
Норма чишмәсе дә бистә халкының еш туктала торган урыны. Суы тәмле булса да, әлеге чишмәнең тирә-юне чистартылмау, су алу өчен уңайлылык тудырылмау халык өчен бераз каршылык тудыра. Хәзер исә тау битендәге бу чишмәгә бару юлы да юк. Изге гамәл кылуга берәр мәрхәмәтле кеше иганәчелек итсә, ничек яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250