Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чишмә юлы... ир-егетләр җыены?

Чишмәгә суга дип киткән ирләрегез югалса, аптырамагыз

Элек-электән чишмәгә чиләк-көянтә асып, хатын-кызлар йөргән. Әле урамнардагы колонкалардан су ташыганда да, су юлында хатын-кызлар гына була иде. Ә хәзер... Заман бу күнегелгән гадәткә дә үз төзәтмәләрен кертте. Чишмәгә хәзер күбесенчә бидон-конистралар белән ир-егетләр йөри. Гадәттә өйгә трубалар аша килгән суның сыйфатыннан риза булмаган кешеләр чишмәгә "сукмак" салды.

Элекке кебек җәяүләп түгел, хәзер чишмәгә дә машинада гына җилдерәләр шул. Еш кына халык күп йөри торган Норма тавы өстендәге чишмәдә хәтта чират пәйда була һәм бу чират еш кына ир-егетләр җыенына әйләнә диләр. Бәхәсләшәләр дә, фикерләшәләр дә, яңалыклар белән дә уртаклашалар... Ә инде сәясәткә кереп китсәләр... Кыскасы, чишмә суына киткән ир-егетләрегез тоткарланса, аптырамагыз, алар чишмә яны җыенында "ил белән дөрес итеп идарә итү проблемаларын" хәл итә булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә