Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Чисталык икеайлыгы" башланды, ә объектлар янында тәртип юк...

Билгеле булганча, 1 апрельдән районыбыз җирлегендә "Чисталык икеайлыгы" старт алды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе, районның административ чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакиров: "Иң беренче чиратта, оешма-учреждение яннары һәм халык күп йөри торган урыннар тәртиптә булырга тиеш!", дип катгый кисәтүләр ясауга карамастан, чисталык мәсьәләсенә җитди карамаган оешма җитәкчеләре дә бар әле.
"Шимбә-ял көннәрендә район үзәгендә һәм авылларда массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар оештырылды. Дөрес, бәйрәм чарасы программасына, ярышларның барышына карата артык зур кимчелекләр юк, ә менә бу чаралар уза торган объектларның керү-чыгу юлларын, сукмаклардагы җыелган сулыкларны, каткан бозларны, чүп-чарларны җыештырырга, алдан ук өмә ясап, тәртипкә китерергә була бит... Быел экология елы - бу мәсьәләгә аеруча зур әһәмият биреләчәк!" дип басым ясады.
Узган шимбәдә "Хыял" яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге югарылыгында, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына нинди матур, оста оештырылган көрәш ярышы узды. Ә бинага керә торган юлның чисталыгы игътибар үзәгеннән "төшеп калган". Шулай ук Яңгул мәктәбенә карата да, кисәтү зур булды. Кунаклар каршы алганда, территориядә тәртип, чисталык булу - бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250