Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чистайда сөлгекиптергеч ике кеше үлеменә сәбәпче булган

Чистай шәһәренеӊ академик Королев исемендәге урамда урнашкан күпфатирлы йортта сөлгекиптергеч ике кеше үлеменә сәбәпче булган. Бу бинада ремонт эшләре алып барылган.

Тикшерүчеләр әйткәнчә 29 яшьлек ир-ат ваннада кул юа торган була. Кулы белән сөлгекиптергечкә тиюгә аны электр тогы суга. Ир-ат егылганда кулы белән сөлгекиптергечне куптарып чыгара, кайнар су ага башлый. Кычкырган тавышка аларда төн кунган хатыныныӊ танышы йөгереп чыга һәм аяклары белән суга баса. Шул мизгелдә аны электр тогы суга һәм ул да вафат була. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш