Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәүкәләр дә... сокландыра

Чәүкә кадәр әрсез, гадәтсез кош юктыр, ахрысы. Мич юллыкларына оя корып кына да адәм баласына күпме җәфа китерә ул. Бигрәк тә язгы чорда уяу булмасаң, керер юлын табып, сетка куйган юллыкларда да оя ясарга сәләтле.

Мондый кызык-кызганыч хәлгә бер юлыккан кеше "итәк-җиңен" җыеп йөри дә... Моннан берничә ел элек бер "авыз пешкәч", без дә юллыкларны карап кына тора идек. Әле менә кичә мунча ягарга җыенгач, ярый әле һава юлын көзге белән тикшереп карадым - яктылыкның әсәре дә юк! Үч иткәндәй, атна буе мунча ягылмаган иде (җылылык үткәнгә, кайнар су булганга, хаҗәте чыкмады), башка чакта, юллыкка чәүкәләрне куркытыр өчен көзге куеп калдыра идем - онытылган... Кыскасы, оя әзер! Түбәгә менеп, мең газап чигеп, көч-хәл әрчедек. Башта чәүкәләрне тиргәсәм, аларның сетка аша тилмерә-тилмерә шушы кадәр чүпне (авыз белән бит ул! Чиләк белән түгел!) юллыкка ташуларына азактан соклана ук башладым. Минәйтәм, их, бездә дә шушы кошныкы кадәрле тырышлык булса?!
Фото: http://aves-taganrog.ucoz.ru/dir/vorobeobraznye_passeriformes/vranovye_corvidae/192

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250