Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чүп базы белән зират янәшә... Авылга бик килешә...

Нишләп килешсен инде, килешми, әлбәттә. Нормадан Салавычка кергәндә үк ямьсезләп тора ул Яңа Салавыч ягын.

Шушы чүплекне булдырып ятканда Балтачта яшәүче авылдашыбыз Миләүшә апа йөрәк әрнүенә түзә алмыйча чаң сугып караган иде, күтәреп алучы булмады, халык фикере читтә калды. Май бәйрәмнәрендә мәрхүм әби - бабамның каберен зыярат кылырга баргач, исем китте, каберлекләр өстендә нинди генә чүпләр аунап ятмый, уйламыйм да бит әле чүп базы турында, йомырка савытын күреп, Пасха бәйрәме уңаеннан монда да йомырка алып кереп ашап утырганнар мәллә дим...

Күтәрелеп карасам, өем-өем чүп базы "сәлам биреп" тора. Ялт иттереп эшкәртелгән җәмгыять басуларына да җил чүп тараткан. Бик матур инде... әйтеп бетергесез... Зират эчендәге агачларга кадәр пакет, кәгазь калдыклары эленгән. Әрвахларларыбызны бик хөрмәтлибез икән болай булгач... Кем дә кем зират белән янәшә чүплек ясый инде...

Фото: http://data2.lact.ru/f1/s/97/112/image/1/81/medium_musor-v-lesu.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250