Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чүп өстенә чүмәлә ясала күрмәсен тагын...

Нигә табигатьне, әйләнә-тирәлекне, урамны пычратырга... Хәзер әнә этләр-мәчеләр  шул чүпне актара,   җилләр исә уңга-сулга  очырта

Балтачның өске микрорайоны урамнарының берсеннән узган саен күз һаман да бер күренешкә төшә, ни өчен дигәндә, бирегә гел бер урынга чүп чыгарып куялар, капка төбе дә түгел ул, шул кешенеке дип әйтергә, - тыкрык башы булгач, иясен дә белеп булмый. Чүп машинасы да күрми узып китә торгандыр инде аны, алар бит тыкрык башыннан чүп җыймый, капка алдыннан алып китә чүпне.

Яңа матур урамнар инде, ул якта яшәүче һәркем тырыша, өен сала, җирен рәтли, төзелешен алып бара. Ямьсезләтмик инде шул төзек, матур урамнарны. Аңлашыла, бу иптәш бәлки чүпкә дә түләмидер, качып кына тапшыруыдыр. Тик нигә табигатьне, әйләнә-тирәлекне, урамны пычратырга... Хәзер әнә этләр-мәчеләр  шул чүпне актара,   җилләр исә уңга-сулга  очырта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология