Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чүп җыючылар чүпләп китә

Яшертен әйберләр дә күзгә чалына башлагач, аяк астыма карамас булдым...

Чүпкә аз түләнми. Кеше башына хәйран чыга. Әле әйбәт, нык (бәясе дә шәп) пакетларга тутырып чыгарып куябыз. Чүп җыючыларга тотарга ипле булсын янәсе. Бөтен кеше дә  алай эшләмидер,  иске-москыга, савытларга тутырып куючылар да очрый. Андыйлар үзенчә, бездәйләр үзенчә кылана.  Кайчак урамнан барасың, чүп җыеп киткән машина артыннан чүпләр чәчелеп кала. Чүпне арбага атканда түгелә инде ул. Капка алды чүпле кала, байлыгың тирә-якка тарала. Менә мин дә беркөнне яңа, ямьле урамнарның  берсеннән шундый чүплек эченнән бардым. Җилле көн иде, мандарин кабыклары, бәдрәф кәгазьләре җилләп йөри, ипи кисәкләре дә күренә, яшертен әйберләр дә күзгә чалына башлагач, аяк астыма карамас булдым... Кемнең капка төбеннән очып килгәнлеге билгеле. Шул бер соскыч чүп кешенең бар тормышын ача да бирә. Оятка калырсың, билләһи. Шуңа күрә, чәчкән чүпне себереп алып салсалар, начар булмас иде ул. Шофердан кала өч чүп җыючы күренә күпвакыт. Кеше чүбен чыгарып куя, машина киләсен көтеп утыра алмый, атна уртасында тапшыручылар иртән эшкә ашыга. Ай азагында акчасын түли. Чүп җыючылар үзләре үк тә чүпләп китмәсеннәр иде, пөхтәлек белән эшләсеннәр, бер уч чүпне себереп яисә җыештырып алып,  арбага салуның  әллә ни авырлыгы юктыр.

*Себерке  күтәреп йөртмәкче буласыз мәллә?

*Болайрак булса, туры киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чүп