Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чулманда әйләнеп капланган көймәдән ир хатынын һәм кызын коткарга тырышкан, әмма...

Менделеевск районындагы Ык Тамагы авылыннан ерак түгел Чулман елгасында йөргәндә, кинәт маневр нәтиҗәсендә, көймәдән җиде кеше егылып төшкән.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Чулман елгасында көймә әйләнеп капланган, ир-ат хатынын һәм баласын коткарып кала, ә үзе һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Менделеевск районындагы Ык Тамагы авылыннан ерак түгел Чулман елгасында көймәдә йөргәндә, кинәт маневр нәтиҗәсендә, көймәдән җиде кеше, шуларның берсе — бала, егылып төшкән.

Әлеге хәл ярдан 300 метр ераклыкта була. Һәлакәт урыны яныннан көймәдә узып баручы ир-ат ярдәм сорап кычкыруларын ишетә һәм суга төшкән кешеләрне ярга алып чыга.

Суга егылып төшүчеләрнең берсе — 33 яшьлек ир-ат- елгада булган вакытта хатынын һәм 5 яшьлек кызын коткарган. Әмма ир үзе, күрәсең тончыккан, урында һәлак булган.

Ярда шаһитлар аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышса да, аны коткарып кала алмаган.

Әйләнеп капланган көймәдә алты пассажир, шул исәптән бала, коткарылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, көймәдәге кешеләр коткару жилетлары кимәгән булган.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының

Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату кеше үлгән