Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чулпан чиккән сөлге бүләккә ия булды

Куптән тугел Балтач районыбызда Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе һәм "Шәҗәрә - безнең тамырлар" мәдәни чарасы булып узды.

"Ак калфак" оештырган "Сабантуй батырына - чиккән сөлге - минем бүләгем" дип исемләнгән чиккән сөлге, кулъяулыклар бәйгесенә күпсанлы кул эшләре килгән иде. Әлеге иҗат эшләренең җиңүчеләре бу конференциядә бүләкләнеп үттеләр. Алар арасында Кариледән Чулпан Габделганиева да бар. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара берлеге рәисе Ринат Закиров тәбрикләде.
Чулпан: "Әлеге бәйгедә катнашып, җиңу яулаган уңышларым өчен хөрмәтле җитәкчеләребездән Рәхмәт хаты алдым һәм зур буләккә ия булуым белән чиксез бәхетле булдым", - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250