Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чулпан Габделганиева: “Һич көтмәгәндә...”

Октябрьнең соңгы көне иртәдән үк шатлык белән башланды. Ишектән хәерле көннәр теләп "Хезмәт" редакциясенең баш редакторы Вакыйф Зәкиев килеп керде.

Бәйгедә җиңү белән котлап,барлык хезмәткәрләр исеменнән миңа бүләк итеп торт тапшырды.Һич көтмәгәндә шушындый бүләккә ия булу күңелне генә түгел, иртәнге чәй табынын тагын да бизәп җибәрде.

"Хезмәт" газетасын, шулай ук сайтны да гел күзәтеп барам. Яңа хәбәрләр белән гел танышып торсам, ә инде редакция үткәргән төрле бәйгеләрдә дә еш катнашам. Күңел үзеннән-үзе бәйгегә омтыла, язасы килә. Мин язарга яратам. Мондый бәйгеләр мине күбрәк канатландыра, ләкин эш бүләк отуда түгел, ә язган язмаңа редакция уңай бәя бирсә,бу үзе зур шатлык.Редакциядә эшләүче хезмәткәрләр дә бик игьтибарлы,бәйгедә җиңүчеләрне әнә шулай гел матур итеп котлыйлар. Көндәлек эшләрегездән бер мизгелгә туктап, бәйгеләр оештырып, безне рухландырган өчен бик зур рәхмәт сезгә. Халык сезне,"Хезмәт"не гел үз итеп, язган һәрбер хәбәрләрегезне укып, бәйгеләрдә күбрәк катнашсыннар иде. Редакция хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, эшләрендә зур уңышлар телим.


Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торт