Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чутай авылы хат ташучы Эльмира Республика конкурсында икенче урын алды

Чутай авылы хат ташучы Эльмира Фазылҗанова Республика күләмендә үткән конкурста «Авыл җирлеге почтальоннары» номинациясендә икенче урын алды.

Эльмира хат ташучы булып 6 ел гына эшли әле. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзен намуслы, тырыш хезмәткәр итеп таныта алган. 15 ел буе көндәлек район үзәгенә йөреп эшләгән Эльмира авылга почтальонка кирәк диюгә һич икенләнмичә шушы эшкә күчә. Әлеге вакыйгага Эльмирадан бигрәк гаиләсе ихластан куана. Чөнки көндәлек иртәнге мәшәкатьләр барысы да ире Рамилгә кала иде бит. Балаларны детсадка, мәктәпкә озатасы, өйдә бер кат тәртип ясаганнан соң гына эшкә кузгаласы.
- Рәхмәт Рамилгә. Район үзәндә дистәдән артык ел эшләү дәверендә мин аннан бер караңгы чырай, дорфа сүз ишетмәдем, - ди Эльмира ул еллар хакында сорагач.
Хәзер, шөкер, Эльмира авылда, һәрчак гаиләсе янында. Хат ташучы хезмәтенең үз авырлыклары булса да, зарланмый ул. Иң мөһиме ерак юллар үтеп, гаиләсеннән аерылып эшләми бит. Ә хезмәтенә килгәндә авылдашлары Эльмирадан бик канәгать. Тәмле теле, якты йөзе өчен яраталар аны. Кемгә генә мөрәҗәгать итмә: «Эльмираның һәрвакытта, һәрнәрсәсе тәртип», диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250