Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чутай авылында еланнар күренә башлаган

«Чутайда да еланнар күренә башлады. Агулы еланнардан безнең район шифаханәсендә сыворотка бар микән?» - дип мөрәҗәгать итте социаль челтәрәге төркемебез аша бер укучыбыз.

Гадәттә аларны халык "Тәкәрлек"тәге күл янында, чишмә тирәләрендә очрата. Сак булырга кирәк, җәмәгать, елан чага күрмәсен. Әгәр дә инде мондый күңелсез хәл була калса, кичекмәстән, хастаханәгә, шулай ук авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алардан ярдәм булганчы, елан агуы таралмасын өчен жгут кую зарури. Ә инде хастаханәдә елан агуына каршы укол ясалачак.
Хастаханәдә елан агуына каршы препарат бар, дип ышандырдылар ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре.
Фото: http://vitawater.ru/news/terra/newst178.shtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250