Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чутайда “Сәләт” палаткалы лагеры гөрли

"Сәләт" палаткалы лагеры Балтачыбызның Чутай авылы җирлегендә 4нче июль көнне үзенең эшен башлап җибәрде.

Чутай башлангыч мәктәбе ул көнне гөрләп торды. Әлеге аланга республикабызның төрле төбәкләреннән, хәтта, Самарадан кадәр килгәннәр иде. Әйдаманнар лагерьда ял итүче балалар белән бик тиз уртак тел таптылар. "Сәләт" аланының кагыйдәләре белән таныштырып, үзара танышу уеннары да оештырып җибәрделәр.
5нче июль көнне сәгать 11.00дә лагерьны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сөләйманов, Нөнәгәр урта мәктәбе директоры Тәлгать Нигъмәтҗанов, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Альбина Әхмәтҗәнова һәм Казаннан килгән кунаклар балаларның җәйге ялы күңелле дә, файдалы да үтүләре теләп, уңышлар юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250