Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәй содасының гаҗәп сыйфатларын беләсезме?

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кич Югары Ослан районында - Казан - Ульяновск трассасында булган.

Кайвакыт кыйммәт косметик чаралар өчен акча җиткереп булмый, ә матур буласы килә. Кайгырмагыз, бу очракта сезгә... чәй содасы ярдәмгә килер.

Аш-су бүлмәсендәге эшләрдән соң кулларны яхшылап чистартыр, тырнакларны ныгытыр, сөялләрне йомшартыр өчен бер литр җылы суга берәр чәй калагы тоз һәм чәй содасы салып, кулларыгызны шунда тотыгыз.

Чәй содасын душ кергәндә гельгә кушсаң, бик яхшы скраб булыр. Аны тәнгә сөртеп, юып алганнан соң, тирегез бик чиста, матур, шомага әйләнер.

Ярты чәй калагы соданы битлекләр ясаганда кушсагыз да үкенмәссез. Тик мондый битлектән соң крем сөртү мотлак.

Чәй содасы теләсә нинди шампуньның сыйфатын яхшырта ала. Сода кушылган шампунь кулланганнан соң чәчләрегез ефәк сыман йомшакка әйләнер, ялтырап торыр, кавыкның эзе дә калмас. Һәм юганнан соң бернинди бальзам да кирәкми, дип яза Кызыл таң. Сынап карагыз, үкенмәссез!

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр