Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чын күңелдән сөендек

Ундүртенче март көнне Балтач урта мәктәбендә үткәрелгән «Дәү әнием» кичәсе кулыма каләм алырга мәҗбүр итә.

Бу мәктәптә минем өч улым белем алды, ә бүгенге көндә оныгым Рәйхан 3«в» сыйныфында укый. Улларымны да, оныгымны да башлангыч сыйныфларда Рүзилә Ибраһимова укытты. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур көч куя. Үзе сабыр, ягымлы, һәр баланы үзенеке кебек якын итә, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торып эшли.
8нче март көнне оныкларыбызның чыгышын «Кайтаваз» радиосыннан тыңладык. Аларның безнең хакта шундый матур итеп сөйләүләре күңелебезгә хуш килде, ягымлы, йомшак сүзләрдән күзләргә яшь тулды. Ә ундүртенче март көнне безне «Дәү әнием» бәйрәменә чакырдылар. Шундый матур кичә оештырганнары өчен укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Оныгым үз куллары белән открытка ясаса, укытучыларыбыз Рүзилә Саматовна белән Алсу Илдусовна безгә дип бүләкләр дә әзерләп куйганнар. Бәйрәмнән матур сүзләр ишетеп, кәефләр күтәрелеп, рәхәтләнеп ял итеп, чәй эчеп кайттык. Әбиләргә, дәү әниләргә карата шундый хөрмәт тәрбияләүләренә чын күңелдән сөендек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250