Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чыршы, чыршы, без сине... (тарих битләреннән)

Россиядә беренче Яңа ел чыршысы Мәскәүнең сәүдә мәйданына куелган. Бу вакыйга Төньяк сугышы алдыннан булган. 1699нчы елда Яңа елны соңгы мәртәбә искечә - 1нче сентябрьдә уздырганнар.

1699нчы елның 19нчы декабрендә Петр I кул куйган хөкүмәт Указы басылган. Анда зур урамнарга, танылган кешеләрнең капкалары каршысына нарат яки чыршы бизәп куярга, ярлырак йортларның капкаларына ылыс ботаклары булса да эләргә кушылган. Шулай итеп, бәйрәм чыршысы Россиягә кышкы Яңа ел белән бергә килеп кергән.
Россиядәге беренче Чыршы бәйрәме Петербургның Екатерингоф вокзалында уздырылган. Бу 1852нче елда булган. Петербургтагы тагын бер шундый урын - Михайлов манежы. Монда 26нчы декабрьдән 6нчы гыйнварга кадәр чыршы бәйрәмнәре үткән. Алар көндезге сәгать бердә хәрби оркестр концерты белән башланган, аннары фокусчылар, клоуннар, өйрәтелгән хайваннар чыгыш ясаган. Караңгы төшкәч, чыршыда утлар кабынган...
1919нчы елда Владимир Ильич Ленин белән Надежда Константиновна Крупская балалар өчен берничә Чыршы бәйрәме оештыралар. 1924нче елда М.И. Ульянова Горкида Чыршы бәйрәме ясый. Бу Ильич өчен соңгы бәйрәм була. Шуннан соңгы 10 елда илебездә мондый бәйрәм уздырылмый, аны буржуазия гадәте дип табалар һәм тыялар. Чыршы бәйрәме безгә кабат 1935нче елда гына әйләнеп кайта. Әлеге тарихи язма "Гаилә календаре" битләреннән алынды.
Фото: http://www.zastavki.com/rus/Holidays/New_Year/wallpaper-50607.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250